Роспотребнадзорның ТР буенча Идарәсенең Лаеш территориаль бүлеге хәбәр итә, 2019 елның 12 февралендә 14 сәгатьтә бүлек бинасында кулланучылар хокукларын яклау буенча законнар һәм санитар нормалаштыру буенча белем дәрәҗәсен күтәрү буенча аңлату хезмәте эше кысаларында чәчтараш һәм косметика хезмәтләре күрсәтүче оешмалар (матурлык салоннары, чәчтарашханәләр һәм башкалар) хезмәткәрләре өчен семинар үткәреләчәк. Семинарга язылу 2019 елның 12 феврале 12 сәгатькә кадәр 2-80-58 телефоны аша башкарыла. Катнашу бушлай.