Гадәттәге чаңгы ярышына барлык теләүчеләр чакырыла.
Лаеш районының яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге хәбәр иткәнчә, катнашучыларны теркәү сәгать 10 да башлана. Ярышлар үзләре 11дә старт ала. Йомгак ясау һәм бүләкләү тантанасы 13 сәгатькә планлаштырылган. “Россия чаңгы юллары”н үткәрү урыны гадәти – Лаешта Есенин урамында.