Сәламәт тормыш рәвеше формалаштыруга, наркоманияне профилактикалауга юнәлтелгән социаль программалар конкурсында катнашу.

2019 елның 11 феврале, дүшәмбе
Лаеш муниципаль районында “Алтын көз” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге сәламәт тормыш рәвеше формалаштыруга, наркоманияне профилактикалауга һәм балигъ булмаганнарны системалы төстә  кызыксынулары буенча, физик культура һәм спорт түгәрәкләренә йөрүгә җәлеп итүгә юнәлтелгән социаль программалар конкурсында катнашты һәм «Оказание социально-психологической помощи семьям при наличии внутрисемейного конфликта с лицами с наркотической зависимостью» номинациясендә мактаулы 3 урын алды.

Дипломны тапшыру  «Республиканский ресурсный центр Министерства труда, занятости и социальной защиты РТ» ДКУ базасында булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International