2019 елның 8 февралендә Татарстанда Мастерчейн милли блокчейн-платформасын кулланып электрон нигездә беренче ипотека килешүен дәүләт теркәве булды.
Пилот проекты Ак Барс Банк белән бергә гамәлгә ашырылды, ул объектны сату-алу буенча күрсәтелгән килешү өчен кредит бирде һәм хокукларны дәүләт теркәвен электрон төстә башкаруга документлар тапшыруны тәэмин итте.
Исегезгә төшерәбез, 2018 елның 1 июленнән ипотека законнары тарафыннан гражданлык әйләнешенә электрон нигез кертелде.
Электрон нигез (закладная) исемле документар кыйммәтле кәгазь (документның кәгазьдәге варианты) яки документар булмаган кыйммәтле кәгазь (көчәйтелгән квалификацияле электрон имза куелган документның электрон төре) булып тора, ул депозитарийда саклана. Закладнаяда кирәкле барлык мәгълүматлар күрсәтелә.
Электрон закладная Россия икътисад һәм үсеш министрлыгы тарафыннан расланган форма ярдәмендә тутырыла. Электрон закладная белән килешү төзү өчен залог бирүчегә санлы электрон имза кирәк.
Мәгълүматның халыкка чыгарыла торган өлеше - закладной тотучы турында мәгълүматлар, саклау депозитарийлары, исәп депозитарийлары һәм теркәү датасы турында мәгълүматлар – блокчейнга языла. Бу технологияне куллану системаның йомшак якларын киметә һәм кирәк чакта файлларның тцзеклеген торгызырга мөмкинлек бирә.