Язучы-натуралист В.В.Бианканың 125 еллыгына Орел авылы китапханәчесе авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре белән бергә «Путешествие по сказкам Виталия Бианки» әдәби викторинасын үткәрде. Чара барышында китапханәче Садриева Фәридә Вәлиулла кызы яшь укучыларны язучының биографиясе белән таныштырды, анда әтисе белән аралашу мөһим урын алып тора, ул аны барлык тереклекне яратырга, түземлелеккә, үзсүзлелеккә, күргәннәрен кәгазьгә язып барырга өйрәткән. Соңыннан ул язмалар табигать турында мавыктыргыч хикәяләр һәм әкиятләргә әверелгән. Аннан соң Виталий Бианка хикәяләре өзекләре буенча балалар әсәр исемнәрен атадылар, табышмакларга җавап таптылар һәм викторина сорауларына җавап бирделән. Чара азагында «Непослушный зайчишка» әкиятеннән курчак спектакле күрсәтелде. Китапханәдә «Лесные сказки» китап киштәсе оештырылган иде.