«Интернет – ул чиксез мәгълүмат дөньясы, монда уку өчен күп кызыклы һәм файдалы нәрсә табарга була, интернетта танышлар белән аралашырга һәм хәтта дуслар табарга мөмкин. Әмма ул куркыныч та була ала”, - Габишево мәктәбенең 8 сыйныф укучылары өчен имин Рунет атнасына багышланган иминлек дәресе шундый чыгышлардан багланды. Габишево китапханәсе хезмәткәрләре Сөнгатуллина Л.А. һәм Самарханова М.Н. укучыларны Интернет челтәрендә үзеңне җаваплы һәм куркынычсыз тоту тәртипләре белән таныштырдылар, компьютер белән эшләгәндә алдауның төрле төрләреннән саклану кагыйдәләре турында сөйләделәр. Материалны ныгыту өчен «Безопасность школьников в сети» социаль ролигы күрсәтелде. Аннан соң Интернетта артык күп утыру проблемасына кагылдылар. Балалар төрле яшьтәге мәктәп укучыларының компьютер артында күпме вакыт үткәрергә тиешлеген белделәр.