Урта Девятово авылы китапханәсе «Лесные полянки Виталия Бианки» квест-уены үткәрде

2019 елның 11 феврале, дүшәмбе

Урта Девятово авылы китапханәчесе Нуждина Татьяна Николаевна язучының 125 еллыгына багышланган «Лесные полянки Виталия Бианки» квест-уены үткәрде. 2 сыйныфта укучылар өчен алдан ук В.Бианканың әсәрләрен укырга тәкъдим иттеләр.Квест-уен сораулары авторның төрле китаплары буенча төзелгән иде һәм балалар китаплар эчтәлеген яхшы белүләрен күрсәттеләр. Уен команда форматында үтте, киләсе биремне бары тик алдагы сорауга җавап биреп кенә табып була иде. Аларны китапханәнең уку залыннан эзләделәр: картиналардан, китаплардан, кәрҗиннәрдән, уенчык аюлардан.Уен барышында балалар язучының тормышы һәм иҗаты турында белделәр, аның китапларында ачылучы табигать дөньясына мавыктыргыч сәяхәт ясадылар. Балалар игътибарына «В гостях у героев Виталия Бианки» китап күргәзмәсе тәкъдим ителде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International