Татарстан Росреестрының “Россия чаңгы юллар” яңа исемнәр ачты

2019 елның 11 феврале, дүшәмбе

Татарстан Росреестры хезмәткәрләре гадәт буенча “Россия чаңгы юллары” массакүләм спорт чарасында катнаштылар, ул инде күп еллар дәвамында илебезнең чаңгы спортын яратучыларны берләштерә.

Безнең спортчылар өчен җан атарга Татарстан Росреестры җитәкчесе урынбасары Евгенией Бабич җитәкчелегендә коллегалары гына түгел, гаиләләре белән дә килделәр.

Шунысы шатландыра, спорт чараларында катнашучы Татарстан Росреестры хезмәткәрләре сафы яңа исемнәр белән тулыланды. Мәсәлән, беренче тапкыр җанатарлар түгел, ә чаңгычылар сыйфатында физик затларның күчемсез милеген дәүләт теркәве бүлеге начальнигы Энҗе Мөхәммәтгалиева, документлар эшкәртү бүлегеннән Наилә Минсафина, оештыру бүлегеннән Наталья Арзина һәм мәгълүмат бүлегеннән Булат Хәйретдинов катнаштылар.

Без Росреестрның Татарстан Республикасы идарәсенең чаңгы ярышында катнашкан барлык хезмәткәрләрен чын күңелдән котлыйбыз һәм яңа җиңүләр телибез. Ә урыннар түбәндәгечә бүленде:

Хатын-кызлар арасында:

1 урын - Наилә Минсафина

2  урын - Наталия Потапова

3 место - Энҗе Мөхәммәтгалиева, Наталья Арзина

Ир-егетләр арасында:

1 урын - Сергей Нестеров

2  урын - Булат Хәйретдинов

3 урын - Рәдиф Фазылов

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International