«Лаеш үзәкләштерелгән китапханәләр системасы» МБУК «Сильные духом» акциясендә катнашты

2019 елның 13 феврале, чәршәмбе

«Лаеш үзәкләштерелгән китапханәләр системасы» МБУК хезмәткәрләре «Сильные духом: читаем книги о разведчиках и партизанах» акциясендә катнаштылар. Лаеш шәһәренең 1 гимназиясе 6-7 сыйныфы укучылары өчен Э.Г.Казакевичның «Звезда»; Л.Кассильнең «Улица младшего сына»; А.Печёрскаяның «Дети – герои ВОВ» (Л.Голиков, В.Котик; З.Портнова турында); Н.Надеждинаның «Партизанка Лара»; В.Катаевның «Сын полка» әсәрләрен кычкырып уку оештырылды, аларда Бөек Ватан сугышы елларында партизаннар хәрәкәтендә катнашкан балалар батырлыгы турында сөйләнә. 

Чара кысаларында алып баручылар яшь укучыларны Бөек Ватан сугышы елларында партизаннар хәрәкәте барлыкка килү тарихы, партизаннар һәм подпольщиклар эшчәнлеге белән таныштырдылар. Чарада аерым урынны алып баручының яшь партизаннар: Лера Мехеенко, В.Котик, Л.Голиков турында сөйләве алып торды. Алып баручының сөйләве слайдлар күрсәтү белән үрелеп барды. Балаларга шулай ук партизаннар һәм подпольщиклар өчен Бөек Ватан сугышы бүләкләре: «Орден Великой Отечественной войны двух степеней», «Партизану ВОВ двух степеней» медале турында сөйләделәр. Чара кысаларында сугыш турында А.Пахмутованың «Шумела гроза над землёю» һәм П.Железнованың «Ветры в походные трубы трубили» шигырьләрен укыдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International