Комлы Ковали авылы табиблык амбулаториясендә ашыгыч ярдәм бүлеге эшли башлады

2019 елның 13 феврале, чәршәмбе

Хөрмәтле Лаеш районы халкы!

Сезгә 2019 елның 11 февралендә Комлы Ковали табиблык амбулаториясе базасында тәүлек әйләнә эш режимы белән ашыгыч медицина ярдәме бүлеге эшли башлавын хәбәр итәбез. Элемтә өчен телефон: 8(84378) 2-92-51.

Исегезгә төшерәбез, Комлы Ковали авылында яңа табиблык амбулаториясе 2018 елның 13 октябрендә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында ачылды. Ул сменага 100 кеше кабул итүгә исәпләнгән һәм Лаеш районының дүрт авыл җирлегеннән: Комлы Ковали, Габишево, Орловка һәм Матюшино җирлекләреннән 13 меңгә якын кешегә хезмәт күрсәтәчәк. Шунда ук балалар бүлеге дә бар. Яңа табиблык амбулаториясендә 50 дән артык табиб, шәфкать туташы һәм персонал эшләячәк.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International