2019 елның 14 феврале – 2019 елның беренче аенда Росреестрның Татарстан Республикасы Идарәсе тарафыннан торак корылмаларны сату-алуга 6079 (аларның 2195е Казанда) һәм җир участокларын сату-алуга 2949 (аларның 779ы Казанда) килешү теркәлгән. Чагыштыру өчен: 2018 елда әлеге күрсәткечләр Татарстан Республикасы буенча торак корылмаларга – 5 560, Казанда – 2 421; җир участокларына – шул тәртиптә 2 812 һәм 1 054.
2019 елның гыйнварында теркәлгән ипотекалар саны 8899ны тәшкил итә, аларның 5172се - кредит килешүләре буенча. 2018 ел белән чагыштырганда бу күрсәткечләр шул дәрәҗәдә диярлек калган: шул тәртиптә 8 689 һәм 5 216
Теркәлгән өлешләп катнашу килешүләренә килгәндә исә, монда шактый үсеш күзәтелә. Әгәр 2018 елда бу айда теркәлгән өлешләп катнашу килешүләре саны 1191не тәшкил итсә, быел инде – 1534!
Шулай ук машина урынына теркәлгән хокуклар да арткан. 2019 елның гыйнварында алар 138 булды, ә 2018 елның гыйнварында - бары 2!
Гомумән алганда, 2019 елның беренче аенда теркәлгән хокуклар, хокукларны чикләү, күчемсез милек объектларына уңайсызлыклар тудыруларның гомуми саны 56 389 ны тәшкил итә.