Социаль участокларда эш

2019 елның 15 феврале, җомга

“Алтын көз” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре тарафыннан Лаеш муниципаль районының социаль участокларында эшләү дәвам итә. Бу көннәрдә әлеге эш кысаларында Урта Девятово, Татар Янтыгы, Чирпы, Кече Елга һәм Александровка авыл җирлекләре колачланды. Социаль участоклардагы эшнең төп максаты – балигъ булмаганнарга хокукый ярдәм буенча профилактик чаралар үткәрү, Балалар ышаныч телефоны белән таныштыру һәм балигъ булмаганнарның ялын «Дворовые игры» технологиясе кысаларында үткәрү. Моннан тыш, авылларга барганда белгечләр социаль хезмәт күрсәтүдәге гражданнарга социаль хезмәтләр күрсәттеләр, күп балалы һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалары булган гаиләләрдә булдылар. Әлеге эш белән барлыгы 26 гаилә һәм 35 балигъ булмаган колачланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International