«Зернышко к зернышку» чарасы

2019 елның 15 феврале, җомга

Бүген Лаеш муниципаль районының “Алтын көз” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлегендә «Дорогою добра» отряды волонтерлары белән берлектә «Жить как все» кызыксынулар буенча клубында чираттагы чара шул исем астында үтте.

Чара барышында балалар һәм әти-әниләр  «Серебряный возраст» волонтерлары оештырган күргәзмә белән таныштылар һәм алдан әзерләнгән материаллардан үзләре панно рәвешендә эшләнмәләр ясый алдылар.

Мондый чаралар балигъ булмаганнарның эмоциональ киеренкелеген киметергә, фантазияне һәм вак моториканы үстерергә ярдәм итә, шулай ук вакытны файда белән күңелле итеп уздырырга һәм чарада катнашучы башкалар белән аралашырга булыша.

Гадәт буенча, чара азагында истәлеккә барысы бергә фотога төштеләр. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International