«Восточная сказка" әдәби-шигъри кичә

2019 елның 15 феврале, җомга

Рождествено авылы китапханәсе һәм Рождествено авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре Симонова Ю.М. һәм Хәсәнова Л.В, Качалкина Ю.Ю. "Ветеран", "Смак" клубында катнашучылар өчен «Восточная сказка" в русской литературе» әдәби-шигъри кичәсе үткәрделәр. Чара барышында анда катнашучылар классиклар әсәрләрендә көнчыгыш мотивларын билгеләргә тырышып кына калмадылар, аларны үзләренчә аңлатырга да омтылдылар. Шәрыкъ белән бөек рус шагыйрьләре һәм язучылары: А.С.Пушкин, М.Ю.Лермонтов, А.С.Грибоедов, Ф.М.Достоевский иҗаты, шулай ук Көмеш чор шагыйрьләре В.Соловьев, В.Хлебников иҗаты да тыгыз бәйләнгән. Чарада катнашучылар шәрыкъ тематикасына кагылучы шигырьләр әзерләгәннәр һәм аларны бик теләп укыдылар. Сергей Есенинның "Шаганэ, ты, моя Шаганэ", Михаил Лермонтовның "Грузинская песня" шигырьләре, Лев Толстойның "Хаджи-Мурат" китабыннан өзек һәм башкалар яңгырады. Кичә барышында җылы, дустанә атмосфера хөкем сөрде!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International