Үзәк китапханәдә Лаеш үзәкләштерегән китапханә системасының китапханә хезмәткәрләре семинары булды. Семинар программасы бик тыгыз иде. Үзәк китапханә белгечләре китапханәләрнең 2018 елдагы эшчәнлегенә йомгак ясадылар, киләчәккә максатлар билгеләделәр.
Комлы Ковали авылы китапханәсе, Үзәк һәм Балалар китапханәләренең хезмәт күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре эш тәҗрибәләре белән уртаклаштылар.
Моннан тыш, «Лаишевская ЦБС» МБУК директоры Л.Л.Кузьмина юбилярларны котлады, аларга сәламәтлек һәм иҗади уңышлар теләде.
Семинар азагында барлык катнашучылар өчен Лаеш үзәкләштерелгән китапханәләр системасының элекке директоры Камаева Александра Андреевна истәлегенә багышланган «Хорошие люди – земли украшение» искә алу сәгатен үткәрделәр.