«Әфганстан – төзәлмәс яра» батырлык дәресе

2019 елның 18 феврале, дүшәмбе

Быел Россиядә совет гаскәрләренең чикләнгән контингентын Әфганстаннан чыгаруның 30 еллыгы билгеләп үтелә. Һәм бу тарихи дата кысаларында узган җомгада Лаеш муниципаль районының “Алтын көз” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре тарафыннан “Лаеш шәһәренең 1 гимназиясе” МБОУ базасында «Афганистан - незаживающая рана» батырлык дәресе үткәрелде.

Чараның максаты – үсмерләрне совет гаскәрләрен Әфганстанга кертү сәбәбе һәм гаскәрләрне чыгару сәбәпләре белән таныштыру.

Реаль фактлар, сугышчан фотографияләр, мультимедиале презентация ярдәмендә 30 ел элек булган вакыйгаларны барладылар. Балалар интернационалист сугышчылар, совет солдатларының батырлыгы, кыюлыгы һәм ныклыгы турындагы сөйләүләрне кызыксынып һәм дулкынланып тыңладылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International