Бүген, 18 февральдә, Г.Р.Державин исемендәге Лаеш ягы музеенда “Советлар Союзы Герое Борис Кириллович Кузнецов исемендәге Лаешның 2нче урта мәктәбе” МБУК укучылары өчен гаскәрләрне Әфганстаннан чыгаруның 30 еллыгына багышланган «Солдат всегда солдат» батырлык сәгате үтте.
Балалар «Афганская война 1979-1989 гг» күргәзмәсе белән таныштылар, якташларыбыз – интернационалист сугышчылар, аларның тормышы һәм батырлыклары турында кадрлар карадылар.