«Балагыз беренче сыйныф укучысы булса»

2019 елның 20 феврале, чәршәмбе

Татарстан Республикасында бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил эш планына ярашлы төстә, баланың белем алуга хокукларын гамәлгә ашыру өлкәсендә системалы проблемаларны ачыклау һәм анализлау һәм гражданнарга балаларның 1 сыйныфка баруы мәсьәләләре буенча  консультатив ярдәм күрсәтү максаты белән2019 елның 27 февралендә 9.00дән 17.00гә кадәр Татарстан Республикасында бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратында 8 (843) 236-61-24, 236-61-26, 236-61-49 телефоннары буенча “кайнар линия” эше оештырылачак.

“Кайнар линия” эшендә Татарстан Республикасында бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппараты, Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы һәм Казан шәһәре муниципаль мәгариф башкарма комитетының мәгариф идарәсе вәкилләре катнашу планлаштырылган.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International