Халыкара туган тел көне кысаларында, бүген, 21 февральдә, Г.Р.Державин исемендәге Лаеш ягы музеена өлкән буын кешеләре чакырылды. Туган телләрен халыкның тере хәтере, аның җаны, казанышы буларак данлап, алар төрле телләрдә сөйкемлелек һәм тылсым белән тулы шигырьләр һәм җырлар башкардылар.