Рөстәм Миңнеханов Лаеш районына эш визиты ясады

2019 елның 22 феврале, җомга

21 февральдә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов эш визиты белән Лаеш районында булды. Ул район Советының 2018 ел йомгаклары һәм 2019 елга бурычлар буенча XXVII сессиясендә катнашты.

Аңа кадәр республика башлыгы район башлыгы Михаил Афанасьев озатуында «Техстрой» заводы сәнәгать мәйданчыгында һәм «Караишево» аэродромында булды.

«Техстрой» заводы генераль директоры Алексей Алексеев кыскача гына предприятиетурында, 2018 елда җитештерелгән һәм сатылган продукция күләме турында сөйләде. Предприятиедә 50 кеше хезмәт куя, уртача хезмәт хакы 40 мең сум. Завод зурлыгы һәм җитештерү күләме буенча Россиядә икенче урында.

Шәхси «Караишево» аэродромы кече авиациянең һава судноларын кабул итәргә сәләтле. Монда авыр сәнәгатьнең пилотсыз SKYF очкычын сынау булды.

Аннан соң Татарстан ПрезидентыЛаеш шәһәренә килде. Монда ул Россиянең халык артисты Чулпан Хаматова белән очрашты. Очрашу барышында «Зулейха открывает глаза» күп серияле нәфис фильмын төшерүне оештыру һәм үткәрү мәсьәләре карап тикшерелде.

Алга таба Рөстәм Миңнеханов лаешлы товар җитештерүчеләр продукциясе экспозициясе күргәзмәсе белән танышты һәм районның отчет сессиясендә катнашты.

Төп доклад белән Лаеш районы башлыгы Михаил Афанасьев чыгыш ясады. Ул районның социаль-икътисади үсеше күрсәткечләре белән таныштырды.

Отчет сессиясендә шулай ук «ПолиМикс Казань» ҖЧҖ генераль директоры Ришат Вәлеев һәм Кече Елга авыл җирлеге башлыгы Лилия Кыямова чыгыш ясады. 

Үз чыгышында РТ Президенты Рөстәм Миңнеханов бүгенге көндә Лаеш районында баручы үзгәрешләрнең уңай булуын билгеләде.

«Гомумән алганда, районның потенциалы бик зур. Республика икътисадына керткән өлешегез өчен сезгә рәхмәт белдерәсем килә», - диде Рөстәм Миңнеханов, Лаеш районы депутатларына һәм йомгаклау утырышында катнашучыларга мөрәҗәгать итеп. Аннан соң ул район кешеләренә бүләкләр тапшырды.  

ТР Лаеш районы матбугат хезмәте

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International