“Әтиемә открытка” осталык сәгате

2019 елның 22 феврале, җомга

Бүген Лаеш муниципаль районының “Алтын көз” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлегендә Ватанны саклаучылар көнен бәйрәм итү алдыннан кызыксынулар буенча «Жить как все» клубында «Дорогою добра» отряды волонтерлары һәм «Серебряный возраст» волонтерлары белән берлектә чираттагы чара үтте.

Балалар кызыксынып һәм бик теләп әтиләре өчен открыткалар ясау белән шөгыльләнделәр. Һәр бала аңа үзенең йөрәк җылысын барде һәм сүзләр белән әтисенә яратуын белдерде.

Тулаем алганда, чара бик кызыклы һәм танып-белүгә этәрүчән булып чыкты.

Чара азагында истәлеккә фотога төштеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International