"Язык-есть исповедь народа. В нем слышится его природа. И душа, и быт родной!"

2019 елның 22 феврале, җомга

Ел саен 21 февральдә Туган тел көне билгеләп үтелә. Бу датага Рождествено авыл җирлеге китапханәсе хезмәткәре Ю.М.Симонова һәм авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре Ю.Ю.Качалкина, Л.В.Хәсәнова кече яшьтәге мәктәп балалары өчен "Пока язык храним, и в слове зреет свет!" танып белү сәгате үткәрделәр. Сәяхәт баш китапханәче Ю.М.Симонованың бәйрәм тарихы, Россия халыкларының мәдәнияте, гореф-гадәтләре, телләре турында сөйләвеннән башланды. Безнең республикада татар теле икенче тел булып тора. Бу татар халкының без сакларга тиешле мирасы. Татар теле кабатланмаслык һәм күпкырлы. Күп кенә татар язучылары һәм шагыйрьләре үз телләрен данлап җырлаганнар. Балалар күп кенә татар язучылары һәм шагыйрьләре иҗаты белән таныштылар, аларның әсәрләреннән өзекләр укыдылар. Алар өчен "Время читать самое лучшее" китап күргәзмәсе оештырылган иде, анда А.Алиш, Р.Миңнуллин, Р.Корбан, Ш.Галиев, Л.Шәехнең балалар өчен язган китаплары тәкъдим ителгән. Чара барышында яшь ”тел белгечләре” тәрҗемәчеләр булып уйнадылар, рус һәм татар мәкальләренең азагын әйттеләр, шарадалар төзеделәр, төрле сорауларга җавап бирделәр һәм, әлбәттә, татар халкының "Чүлмәк сату уены"н һәм русларның "Удочка" уенын уйнадылар. Чара азагында "Не забывайте, любите свой  родной язык, берегите его, гордитесь им! Живите дружно в мире и согласии с людьми разных национальностей!" сүзләре яңгырады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International