22 февральдә Лаеш шәһәре мәдәният йортында Ватанны саклаучылар көненә багышланган бәйрәм чарасы булды. Ир-егетләрне бәйрәм белән район башлыгы урынбасары Татьяна Борһанова котлады. Шулай ук үзешчән сәнгать артистлары концерт куйдылар, анда балалар да, өлкәннәр дә катнашты.