Чаңгы туризмы буенча 49нчы республика ярышлары-слет

2019 елның 26 феврале, сишәмбе

22-24 февральдә Арча һәм Биектау районнарында чаңгы туризмы буенча ТР укучылары арасында 3нче Туриада исәбенә 49 нчы республика ярышлары-слеты үтте. Лаеш районы данын Ташкирмән мәктәбе укучылары (Воронова Валерия һәм   Тугашов Артем - 6 сыйныф укучылары) һәм Атабай мәктәбе укучылары яклады. 3 көнлек ярышлар йомгаклары буенча Ташкирмән мәктәбенең кече төркеме командасы республикада 2 урын (авыл командалары арасында 1 урын) алды. Лаеш районы командасы Атабай укучылары белән берлектә 4 кубок яулады. Шәхси исәптә 6 сыйныф укучысы Воронова Валерия 3 урын алды. Туристларны ярышларга безнең физик культура укытучысы Буров Сергей Александрович һәм Атабай мәктәбеннән Гарифуллин Р.А. әзерләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International