Россия Пенсия фонды сайтында шәхси кабинетның электрон сервислары аша бирелгән гаризалар саны 3 тапкырга артты

2019 елның 26 феврале, сишәмбе

Ел саен Россия Пенсия фонды сайтында Гражданның шәхси кабинетына кушылучылар һәм дәүләт хезмәтләрен электрон формада алучылар арта.  Пенсия фонды сайтында һәм ЕПГУ аша шәхси кабинетның электрон сервислары аша бирелгән гаризалар саны 2018 елда 3 тапкыр артты һәм 343 меңнән артып китте, ягъни Татарстан Республикасында Пенсия фонды хезмәтләре өчен мөрәҗәгатьләрнең гомуми санының 80% проценты.

 

Активлыкның үсеше Шәхси кабинетның барлык сервислары буенча диярлек теркәлгән. Барыннан да бигрәк пенсия һәм пенсия тупланмаларын билгеләү, шулай ук пенсия түләүләрен илтеп бирү ысулын сайлап алу яки алыштыру актуаль.

 

2018 елда әлеге хезмәтләр буенча шәхси кабинет аша 174 меңнән артык гариза бирелгән (гомуми саннан 90% артык).

 

Узган ел ахырында гражданның шәхси кабинетында тагын берничә төр яңарту барлыкка килде. Яңа яшәү урынына киткән пенсионерлар пенсия фондына күчүләре турында электрон формада хәбәр итәргә мөмкин. Ана капиталы булган гаиләләр өчен кабинетта ай саен түләүләрне рәсмиләштерү сервисы эшли башлады, ул 2018 ел башыннан бирелә.

 

Россия Пенсия фондының электрон кабинеты сервислары фонд эшчәнлегенең барлык юнәлешләрен һәм гражданнарга бирелә торган түләүләрне колачлый. Аны пенсионерлар да, пенсиягә тиз генә чыкмаучылар да куллана ала.

 

РПФның электрон сервислары Пенсия фонды сайтында һәм дәүләт хезмәтләре порталында гына түгел, бүгенге көндә иң киң таралган iOS һәм Android платформаларында эшләүче смартфоннар өчен РПФның мобиль кушымтасында да ачык.

 

Мөһим! Пенсия фонды бүлеге шулай ук дистанцион хезмәттәшлек Контакт-үзәге аша консультацияләр бирә. Әйтик, 2018 елда бүлекнең Контакт-үзәге белгечләре гражданнардан 170 меңгә якын шалтыратуга җавап бирделәр.

 

Кулланыла торган терминалның аз хәрәкәтләнүче төркемнәр өчен уңайлы интерфейсы бар, on-line режимда видеоконференцэлемтә тәэмин итә, белешмә мәгълүмат алырга, текст яки аудиоформатта клиент фикерләрен теркәргә мөмкинлек бирә. Иң яңа флагман версиясе элемтә-үзәк операторына клиент экранының көзге чагылышын күздә тота. Бу бик уңайлы һәм еш кына белгечләр тарафыннан, кирәкле хезмәт яки сервис сайлаганда, Россия Пенсия фонды сайтында навигациядә гражданнарга ярдәм итү өчен файдаланыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International