«Гаиләләрнең актуаль проблемалары» түгәрәк өстәле

2019 елның 27 феврале, чәршәмбе

Бүген, Лаеш муниципаль районының “Алтын көз” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре Сокуры китапханәсе базасында «Актуальные проблемы семей, воспитывающих детей с ограниченными возможностями здоровья» темасына түгәрәк өстәл үткәрделәр. Утырышта Сокуры авыл җирлеге башлыгы Анатолий Новиков, республика матди ярдәм үзәгенең Лаеш муниципаль районы № 25 бүлеге мөдире Елена Прянишникова катнашты. Сокуры авыл җирлеге территориясендә сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар тәрбияләүче барлыгы 14 гаилә теркәлгән, аларның 7се утырышта катнашты.

Утырыш барышында һәр ата-ана үзе өчен нинди дә булса яңалык белде, үз баласы проблемалары турында ачыктан-ачык сөйләшә алды. Законлы вәкилләргә буклетлар тәкъдим ителде: гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге эше һәм хезмәтләре турында, балаларны үстерүгә юнәлтелгән уеннар һәм күнегүләр турында, “Алтын көз” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең «Жить как все» кызыксынулар буенча клуб эше турында.

Утырыш азагында катнашучыларның һәркайсына «Семьи, воспитывающие детей с ограниченными возможностями здоровья» бүлеге буенча «Правовой навигатор» технологиясе кысаларында шәхси консультация бирелде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International