Янгыннарга каршы «Пожарам - нет!» акциясе

2019 елның 27 феврале, чәршәмбе

Өлкән яшьтәгеләр  һәм балигъ булмаганнар зыян күрүче янгыннар ешаю белән бәйле төстә, шулай ук халыкның янгын куркынычсызлыгы чаралары турындагы белемнәрен күтәрү максаты белән, “Алтын көз” үзәге белгечләре «Дорогою добра» отряды волонтерлары белән берлектә 2019 елның 27 февралендә Лаеш шәһәре урамнарында «Пожарам - нет!» акциясе үткәрделәр.

Җәмәгать  урыннарында, кешеләрнең массакүләм җыелу урыннарында гражданнарга кышкы, янгын куркынычы булган чорда янгынга каршы көрәш чаралары турында мәгълүмат бирделәр, җылыткыч һәм электр белән җылыту приборлары, газ җайланмалары белән  файдалану кагыйдәләре белән таныштырдылар.

Янгын чыгу һәм аны күрү очрагында үзеңне тоту кагыйдәләре, янгын сүндерү чараларын куллану тәртибе аңлатылды, шулай ук янгын һәм башка гадәттән тыш хәл очрагына экстрен хезмәтләрнең телефон номерлары бирелде. Буклетлар һәм белешмәлекләр тапшырылды.               

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International