Габишево авылы китапханәсендә Иван Андреевич Крыловның, бөек рус шагыйре, мәсәл язучының 250 еллык юбилеен «Книжный сундучок» түгәрәгенә йөрүчеләр белән билгеләп үттеләр. Китапханәче Самарханова Миләүшә Наил кызы Крыловның тормышы һәм иҗаты турында сөйләде. Балалар очрашуга әзерләнеп килгәннәр һәм Крылов мәсәлләрен белү буенча яхшы күрсәткечләр күрсәттеләр. Алар кроссвордлар чиштеләр, викторина сорауларына җавап бирделәр. Мәсәлләрне өзекләр буенча атадылар, «Продолжи строки из басни», «Узнай басню по цитате», «Бюро находок» конкурсларында катнаштылар. Түгәрәккә йөрүчеләр «Ворона и Лисица», «Стрекоза и Муравей», «Слон и Моська», «Мартышка и очки» мәсәлләренә инсценировкалар ясаганнар. Рольләргә бүленеп «Квартет», «Волк и ягнёнок», «Кукушка и Петух» һәм башка әсәрләрне укыдылар. Бу мәсәлләрнең мәгънәсе турында фикер алыштылар. Ахырдан түгәрәккә йөрүчеләр «Басни дедушки Крылова» күргәзмәсе белән таныштылар һәм «Квартет» мультфильмын карадылар.