«Февромарт»

2019 елның 1 марты, җомга

«Февромарт» - шундый исем астында Үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре тарафыннан Лаешның 2 мәктәбе 4 “а” сыйныфы укучылары өчен Ватанны саклаучылар көне һәм Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган бәйрәмчә уен программасы үткәрелде. Чара кысаларында балаларга әлеге ир-егетләрнең кыюлыгын, игелеген һәм батырлыгын данлаучы, хатын-кызлар матурлыгын, яхшылыгын, мөлаемлеген мактаган бәйрәмнәрнең килеп чыгу тарихы турында сөйләделәр.

Чара кысаларында Кот Матроскинның конкурс сынаулары юлы белән балаларга зирәклектә, тизлектә һәм тапкырлыкта үз көчләрен тикшерергә тәкъдим ителде. Малайларның «Зоркий сокол» һәм «Девятый вал» командалары «Глас командира», «Меткий стрелок», «Переправа в шлюпке», «Маскировка» «Секретный пароль» һәм башка конкурсларда катнаштылар. Кызларның «Милашки» һәм «Модницы» командалары «Кашевар», «Букет для мамы», «Салон красоты», «Мамина помощница» һәм башка конкурсларда үз осталык һәм уңганлыкларын күрсәттеләр. Һәм котлауларсыз да булмады, әлбәттә. Малайлар котлауларына җавап итеп кызлар кешелекнең көчле яртысына багышланган шигырьләр сөйләделәр.

Чарага «8 марта – день особый» китап-иллюстрацияле күргәзмә оештырылган иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International