Лаеш шәһәре РДКсында Татар китап нәшриятенең 100 еллыгына багышланган «Әдәби марафон» онлайн-проектында җиңүчеләрне бүләкләү үтте. Моның өчен район үзәгенә әдәби десант – Татарстан районнарыннан һәм Россия төбәкләреннән 300дән артык язучы һәм шагыйрь килде. Алар арасында Рабит Батулла, Газинур Морат, Ленар Шәех, Айгөл Әхмәтгалиева, Марат Кәбиров, Галимҗан Гыйльманов, Гөлсинә Галимуллина, Рәзилә Зайнуллина бар иде. Чара «Фонд развития Татнета» НКО тарафыннан Татарстан китап нәшрияте белән берлектә оештырылды. «Әдәби марафон» онлайн-проектының бүләкләнүчеләре арасында Имәнкискә китапханәсе мөдире Кәүсәрия Гаянова һәм язучы Гүзәл Галләмова да бар.
ТР Лаеш районы матбугат хезмәте