«ЕРЦ – «Татэнергосбыт» «Лаишевский» ҖЧҖнең халыкка хезмәт күрсәтү буенча участок кассасының эш режимында үзгәрешләр

2019 елның 4 марты, дүшәмбе

2019 елның мартыннан «Лаишевский» халыкка хезмәт күрсәтү буенча участокта торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүләр кабул итү буенча кассаның эш режимы үзгәрде.

Ай саен 1еннән 14енә кадәр касса түләүләр кабул итми, 15еннән башлап 30(31) енә кадәр түбәндәге эш графигы билгеләнгән:

Дүшәмбе-җомга 8.00дән 17.00гә кадәр, төшке аш 12дән 13кә кадәр, шимбә 9.00дән 13.00гә кадәр төшке ашсыз.

 «ЕРЦ – «Татэнергосбыт» ҖЧҖ бердәм исәп-хисап үзәге бинасында «АК БАРС» БАНК ПАОның халыкка үз-үзенә хезмәт күрсәтү терминалы урнаштырылуына игътибар юнәлтә, аның ярдәмендә бердәм түләү документын комиссиясез түләргә мөмкин.

Исәп-хисап кассаларыннан тыш торак-коммуналь хезмәтләр өчен бердәм түләү документын теләсә кайсы уңайлы ысул белән түләргә була:

-«АК БАРС» БАНК ПАОның клиентларга хезмәт күрсәтү офисында – комиссиясез (Беренче май урамы, 32 йорт).

-“Россия почтасы” ФГУП бүлегендә. Түләү өчен комиссия 1500 сумга кадәр 15 сум тәшкил итә, 1500 сумнан артык булганда – түләү суммасының 1%ы (Ленин урамы, 16 йорт).

-“Россия саклык банкы” бүлегендә. Акчалата түләгәндә комиссия –кимендә 15 сум, банк картасы белән түләгәндә - түләү суммасының 1%ы (Лебедева урамы, 32 йорт).

Шулай ук, Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында (https://uslugi.tatarstan.ru/) теркәлеп, бердәм түләү документын теләсә кайсы банк картасы белән комиссиясез түләргә була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International