"Милли рухыбыз җырчысы" әдәби кунак бүлмәсе

2019 елның 4 марты, дүшәмбе

Габишево авылы китапханәсе татар әдәбияты классигы Әмирхан Еникинең тууына 110 ел тулуга багышланган # Читаем Еники Төбәкара акциясенә кушылды. Акция кысаларында Габишево китапханәсе хезмәткәрләре авылның өлкән кешеләрен "Милли рухыбыз җырчысы" әдәби кунак бүлмәсенә чакырдылар.Чарада катнашучылар Әмирхан Еникинең тормышы һәм иҗаты белән таныштылар. Талантлы язучыны геройларының фикерләрен һәм хисләрен аларның күптөрлелегендә һәм табигыйлыкта үстерү белән кызыксынуы аерып тора. Кичәдә "Кем җырлады?", "Бала", "Бер генә сәгатькә", "Әйтелмәгән васыять", "Ялгыз каз" әсәрләреннән өзекләр яңгырады. Чарада катнашучыларның күбесе язучы иҗаты белән мәктәп эскәмиясеннән үк таныш һәм бу кичәдә алар үзләре өчен Әмирхан Еникине яңадан ачтылар, кемнәрдер аның әсәрләрен күптән түгел укыган һәм үз тәэсирләре белән уртаклаштылар. Чара уңаеннан "Милли рухыбыз җырчысы" китап күргәзмәсе оештырылган иде, анда аның тормыш һәм иҗат юлы турында сөйләнә, шулай ук аның әдәби әсәрләре, хатирәләре, публицистик әсәрләре тәкъдим ителә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International