1 марттан 29 ына кадәр «Центр развития туризма Республики Татарстан» АНО Татарстан Республикасы Дәүләт комитеты һәм Татарстан Республикасы Лаеш муниципаль районы администрациясе ярдәмендә Лаеш районында этник маршрутның иң яхшы исеменә ачык конкурс үткәрә. Этник маршрут туристларны Лаеш муниципаль берәмлеге территориясендә яшәүче халыкларның (руслар, татарлар, керәшеннәр) гореф-гадәтләре белән таныштыруга юнәлтелгән һәм 3 торак пункт аша уза – Никольский авылы, Атабай авылы, Ташкирмән авылы. ⠀
Конкурс берничә этапта үтә:
1.Тәкъдимнәр 28 февральдән 15 мартка кадәр VisitTatarstan.ru сайтында һәм барлык соцчелтәрләрдә VisitTatarstan битләрендә һәм туризм буенча Дәүләт комитеты һәм ТР Лаеш районы битләрендә кабул ителә.
2. 16-17 март – ТР дәүләт комитының туризм буенча Эксперт советының арадаш йомгакларын ясау. ТОП-5 исемне сайлау.
3. 17-29 март – маршрутның ТОП-5 иң яхшы исеменә тавыш бирү
4. 29 март – йомгак ясау, призлар тапшыру.⠀
ПРИЗ – Татарстан Республикасы Лаеш районында этник маршрут буенча тур (шул исәптән трансфер һәм туклану да кертелгән) һәм Visit Tatarstan туристик брендыннан кыйммәтле бүләкләр.
Маршрутның транспорт логистикасы уңайлы: беренче авыл Казаннан 40 минутлык юлда урнашкан, ә башкаларына бару 15-20 минут тәшкил итә.