«Сине көтә торган һөнәрләр» - районның мәшгульлек үзәге белгеченең Лаеш тернәкләндерү үзәге балалары өчен һөнәр сайлау буенча әңгәмәсе шушы исем астында үтте.
Мәшгульлек үзәгенең әйдәүче инспекторы Ксения Стебо үткәргән әңгәмә бик мавыктыргыч һәм файдалы булды. Балаларга белем алу мөмкинлекләре; республикада һәм районда сорау күп булган һөнәрләр; районның мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә тәкъдим итә алган вакансияләре турында сөйләделәр. Үсмерләр белән теләкләре һәм мөмкинлекләрен исәпкә алып белгечлекләр исемлеген билгеләү өчен анкета үткәрелде. Шулай ук тәкъдим ителгән белгечлекләр буенча видеороликлар күрсәттеләр.