Бүген, 4 мартта, Г.Р.Державин исемендәге Лаеш ягы музеенда Май чабуга «Колобок, колобок, заходи к нам на блинок» коймак-шоуы ачылды. Май чабуның “Встреча” исемле беренче көнендә Сокуры мәктәбе укучылары музей кунаклары булды. Экскурсия ясаганнан соң алар “Маслёнкино авылы”нда булдылар, анда күңелле һәм шау-шулы бәйрәм – Май чабуны каршылыйлар һәм бәйрәм итәләр. Балалар бик теләп әйлән-бәйлән йөрделәр, шау-шулы уен коралларында уйнадылар, матрёшкаларны “ашаттылар”, “атларда” йөрделәр, ә Язны каршылап, үзләренең шатлыкларын скоморохларның дәртле биюе белән белдерделәр. “Мозаик үрү” мавыктыргыч шөгыль булды, аннан соң мәктәп укучыларын коймак белән сыйлану көтә иде.
Сәяхәтне дәвам итеп, укучылар тимерчелектә тимерчелек эше белән таныштылар һәм атларда йөрергә киттеләр.
Шоу Масленица карачкысын ягу белән төгәлләнде.