Михаил Афанасьев районның экс-җитәкчесе Дания Дәүләтшинаны юбилее белән котлады

2019 елның 5 марты, сишәмбе

Район башлыгы Михаил Афанасьев дәүләт хезмәте ветераны Дания Салиховна Дәүләтшинага кунакка килде. Ул 1970-1979 елларда ТАССР КПССның Лаеш райкомы беренче секретаре булып эшли, ә 1979 дан 1990 елга кадәрге чорда ТАССР Югары Советы Президиумы секретаре була. Бу көннәрдә ул үзенең 85 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.

Район башлыгы Михаил Афанасьев Дания Салиховнаны туган көне белән котлады, аңа чәчәкләр, адреслы папка, акчалата ярдәм һәм бүләкләр тапшырды, нык сәламәтлек, озын гомер, бәхет, иминлек, көр күңел, оптимизм һәм игелек теләде!

Бу көннәрдә Дания Дәүләтшина юбилее белән күп кенә котлаулар кабул итә, аңа Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТРның Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев, республиканың Премьер-министры Алексей Песошин, ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм башкалар хөкүмәт телеграммалары һәм чәчәкләр җибәрделәр. Дания Салиховна бүген дә сафта, актив тормыш рәвеше алып бара, йога белән шөгыльләнә һәм яшьләр белән очраша.

ТР Лаеш районы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International