Лаешта район башлыгы Кубогына КВН финалы булды

2019 елның 7 марты, пәнҗешәмбе

Лаеш шәһәре РДКсында Лаеш районы башлыгы Кубогына КВН финалы булды. Анда өч команда катнашты: ЛТЭТ, 1 гимназия һәм 2 мәктәп командалары.

Уен башланыр алдыннан катнашучыларга сәламләү сүзе белән Лаеш районы башлыгы урынбасары Татьяна Борһанова мөрәҗәгать итте, ул аларга уңышлар, талантларын һәм осталыкларын үстерүләрен теләде.

Беренче этап – визитка иде. Командалар бу сынауга бик иҗади якын килгәннәр. Алар үзләренең шаяртулары белән берничә тапкыр залның күңелен күтәрә алдылар.

Икенче этап «биатлон» исеме алды. Командалар чиратлап шаярттылар, ә жюри кемнең киләсе райндка чыгасын хәл итте.

Өченче һәм йомгаклау этабы – музыкаль. Һәр чыгыш музыкаль номер белән үрелеп барырга тиеш иде. Тамашачылар бу этапны югары бәяләделәр.

Киеренке уен йомгаклары буенча, өченче урынны ЛТЭТ командасы алды, икенче урын – гимназистларда, ә иң яхшы КВНчылар дип Лаешның 2 мәктәбе командасы табылды. Барлык катнашучылар дипломнар һәм бүләкләр алды. Иң яхшы уенчы дип җиңүче команда әгъзасы Арсений Тимофеев табылды.

ТР Лаеш районы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International