Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан Үзәк китапханәдә китапханәнең актив укучылары өчен әзерләнгән «И полнятся любовью женщин души…» дигән ял кичәсе үтте. Чарада төрле яшьтәге кешеләр катнашуы шатландыра. Искиткеч яз бәйрәме белән дусларын “Подруги” клубы – энергияле, шат күңелле, төрле кырлы кызынулары булган кешеләр котлады. Ягымлы ханымнар өчен котлаулар, җырлар, инсценировкалар, уен-көлке һәм башкалар яңгырады. Аннан соң алар конкурсларда катнаштылар, алып баручыларның сорауларына җавап бирделәр. Уенда катнашучы һәркем символик призларга ия булды, ә кичә җылы һәм дустанә төстә чәй эчү белән тәмамланды.
Бәйрәм уңаеннан китапханәдә «Цветочная фантазия» иҗади эшләр күргәзмәсе оештырылган иде, анда төрле техника белән ясалган картиналар, бәйләнгән әйберләр, камырдан ясалган эшләнмәләр тәкъдим ителгән.