Восьмое марта - звонкий день;
Капель, концерты, смех...
Восьмое Марта - Женский день,
Но праздник- то у всех!
8 март – Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан Рождествено авылы китапханәсенең баш китапханәчесе Симонова Ю.М. һәм Рождествено авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре Хәсәнова Л.В һәм Качалкина Ю.Ю. авыл җирлеге балаларын "Вперед, девчонки!" конкурс-уен программасына чакырдылар. Алып баручылар балаларны җылы каршы алдылар һәм 8 мартның шатлыклы язгы бәйрәм һәм якын һәм яраткан кешеләр – әниләр, әбиләргә үзләренең хөрмәтен һәм рәхмәтен белдерү өчен яхшы сәбәп икәнен искәрттеләр. Алга таба балалар "Хозяюшка" һәм "Мастерица" командаларына бүленделәр, анда кызлар шына түгел, малайлар да бар иде. Күңелле конкурслар, интеллектуаль викториналар, дәртле музыка балаларны битараф калдырмады. Һәр команда үзләренең зиһенен, юмор, тизлек һәм зирәклеген күрсәтте. Зур булмаган өстенлек белән “Хозяюшка” командасы җиңү яулады.