«Масленица - блинница»

2019 елның 7 марты, пәнҗешәмбе

Лаеш муниципаль районының “Алтын көз” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге базасында «Крепкая семья» проекты кысаларында күп балалы гаиләләр һәм социаль хезмәт күрсәтүдә торучы гаиләләр өчен «Масленица-блинница» танып белү чарасы үткәрелде. Балаларны ЛТЭТ студентлары арасыннан «Дорогою добра» отряды волонтерлары каршы алды.

Балалар һәм әти-әниләр бик теләп конкурс-уен программасында катнаштылар, аны волонтерлар гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре белән бергә әзерләгәннәр. Балалар уеннарда һәм конкурсларда актив катнаштылар.

Чара азагында барлык катнашучылар “түгәрәк өстәл” артына җыелдылар, алар өчен пешерелгән коймактан авыз иттеләр һәм бүгенге очрашу турында истәлеккә фотога төштеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International