Быелның февралендә “Безнең Татарстан” Республика яшьләр форумының яңа сезоны старт алды. Сигез еллык тарихы булган форум республиканың 14 тән 30 яшькәчә булган яшьләренең яңа проектларын тәкъдир итү өчен мәйданчык булачак. Йомгаклар буенча җиңүчеләр бөтенроссия яшьләр форумнарында катнаша алачаклар.
Шунысы символик, форумның 9 сезонында оештыру комитеты 9 яңартылган мәйданчык тәкъдим итте:
Мәйданчыкларның остазлары республиканың сәяси эшлеклеләре, Татарстанның эре компанияләре вәкилләре һәм мәдәният, сәнгать һәм спорт өлкәсендә танылган шәхесләр булачак. Алар арасында гадәттәгечә Россиянең дәүләт һәм спорт эшлеклесе, VI һәм VII чакырылыш Дәүләт Думасы депутаты Марат Бариев, “Юл хәрәкәте иминлеге” ДБУ директоры Рифкать Миңнеханов, Татарстанның атказанган артисты Эльмира Кәлимуллина бар.
Форум ярдәмендә 64 проект федераль грант конкурслары җиңүчеләре була алды.
“Наш Татарстан” форумы” – ул үз проектың турында сөйләү өчен генә түгел, ә экспертлар фикере һәм яңа файдалы танышулар аркасында аның җитди экспертизасын алу өчен дә искиткеч шанс. Ул үз идеяләреңне үстерү өчен зур мәйданчык”, - дип фикерләре белән уртаклаша Ксения Башлай, РМФ 2018 җиңүчесе.
«Наш Татарстан» республика яшьләр форумы матбугат хезмәте
Дилия Сәйфетдинова
+7 999 156-17-07