«Гаиләләрнең актуаль проблемалары» түгәрәк өстәле

2019 елның 13 марты, чәршәмбе

Лаеш муниципаль районының “Алтын көз” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре Лаешның сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен интернат мәктәбе базасында “Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар тәрбияләүче гаиләләрнең актуаль проблемасы” темасына түгәрәк өстәл үткәрделәр. Утырышта директор урынбасары Людмила Пылаева, Республика матди ярдәм күрсәтү үзәгенең № 25 Лаеш муниципаль районы бүлеге мөдире Елена Прянишникова катнашты.  

Гаиләләргә балигъ булмаган балаларын тәрбияләү буенча хокуклары һәм бурычлары аңлатылды, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре буенча инструктаж үткәрелде, 2013 елның 28 декабреннән «О социальном обслуживании граждан» №442-ФЗ Федераль законы кысаларында законнар һәм мөмкинлекләре чикләнгән балалары булган гаиләләр өчен социаль ярдәм чаралары турында консультация бирелде.

Утырыш барышында һәр ата-ана үзе өчен нинди дә булса яңалык белде. Законлы вәкилләргә буклетлар тәкъдим ителде: гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге эше һәм хезмәтләре, балаларны үстерү буенча уеннар һәм күнегүләр, “Алтын көз” халыкка хезмәт күрсәтүнең комплекслы үзәгенең кызыксынулар буенча «Жить как все» клубы эше турында.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International