Никольский авылында Лаеш районы башлыгы Михаил Афанасьев рус фольклорының “Каравон” Бөтенроссия фестивален әзерләү һәм үткәрү буенча оештыру киңәшмәсе уздырды.
Рус милли бәйрәме быел 27нче тапкыр үткәреләчәк. Каравон Татарстанның мәдәни брендына әйләнде, аңа 20 меңгә кадәр кеше килә, анда Россиянең төрле төбәкләреннән 150дән артык коллектив катнаша.