Курчак терапиясе

2019 елның 14 марты, пәнҗешәмбе

Лаеш муниципаль районының “Алтын көз” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль белгечләре тарафыннан өлкән кешеләр белән эшләүнең психокоррекцион ысулының берсе -  “Курчак терапмясе” технологиясе. Әлеге технологиянең максатлары – авыр кичерешләрне бетерү, психологик сәламәтлекне ныгыту, социаль адаптацияне яхшырту, коллектив иҗат эшчәнлегендә конфликтларны чишү. Олы яшьтәге кеше бу вакытта үзенең уңай һәм тискәре эмоцияләрен чыгара, проблема һәм куркуларын оныта, эчке уйларын һәм кичерешләрен күрсәтә, үзенең яшерен резервларын ача.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International