Татарстан Республикасының архив эшләре буенча Дәүләт комитеты “Минем шәҗәрәм” генеологик тикшеренүләр конкурсы үткәрә.
Конкурс 2019 елның 20 мартыннан 30 апреленә кадәр үткәрелә.
Үткәрү тәртибе, сроклары, шартлары һәм конкурста катнашу өчен сайлап алу шартлары һәм критерийлары турында мәгълүмат Татарстан Республикасының архив эшләре буенча Дәүләт комитетының рәсми сайтында “Интернет” мәгълүмати-телекоммуникацион челтәрендә (http://arhiv.tatarstan.ru) урнаштырылган.
Конкурста биш яшь төркеме буенча теләге булган һәркем катнаша ала:
1 төркем – гомумбелем бирү оешмаларының 1-4 сыйныф укучылары;
2 төркем – гомумбелем бирү оешмаларының 5-8 сыйныф укучылары;
3 төркем – гомумбелем бирү оешмаларының 9-11 сыйныф укучылары;
4 төркем – һөнәри белем бирү оешмаларында укучылар, 18 яшькә кадәр;
5 төркем – 18 яшьтән өлкәнрәк физик затлар.
Конкурс җиңүчеләре һәр яшь төркеме буенча аерым билгеләнә.
16 яшьтән яшьрәк катнашучылар өчен гариза әти-әниләренең берсе (яки законлы вәкиле) тарафыннан имзалана.
Конкурста 1 яшь төркеме катнашучыларыннан тыш эшләр бары тик шәхсән тәртиптә генә кабул ителә.
Барлык гаризалар һәм эшләр Татарстан Республикасы Лаеш муниципаль районы башкарма комитетының архив бүлегендә: 422610, Лаеш шәһәре, Мария Ульянова урамы, 54 йорт адресы буенча кабул ителә. Элемтә телефоны: 8- 843- 78- 2- 49- 68.