Район башлыгы ДОСААФ курсантларын республика ярышларында җиңү белән котлады

2019 елның 18 марты, дүшәмбе

Район башлыгы Михаил Афанасьев Лаеш районының ДОСААФ автоклассы курсантлары командасын Советлар Союзы Герое Б.К.Кузнецов призына кече калибрлы винтавкадан ату буенча республика ярышларында югары күрсәткечләре белән котлады. Турнир Казанның ТР ДОСААФ тирында үтте, анда 64 команда катнашты.

Михаил Афанасьев егетләргә ярышлардагы үзсүзлекләре һәм уңышлы чыгыш ясаулары өчен рәхмәт белдерде, аларны иҗтимагый тормышта актив катнашырга һәм моннан үзләре өчен мөмкин булганча күбрәк тәҗрибә алырга чакырды. Аннан соң Михаил Афанасьев Лаеш районы ДОСААФ җитәкчесе Александр Каппельгә Рәхмәт тапшырды, ә ул, үз чиратында, курсантларга мактау грамоталары һәм бүләкләр.

ТР Лаеш районы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International