Лаеш районында яшәүче сугыш ветераны юбилеен билгеләп үтте

2019 елның 18 марты, дүшәмбе

Котлауларны Бутыри авылында яшәүче Фадей Иосифович Бачинский кабул итте.

Ул 1924 елның 15 мартында Украина ССРның Винница өлкәсе Печера авылында туа.

Хезмәт эшчәнлеген ул туган авылы санаториенда машина йөртүче булып башлый. Пенсиягә 1987 елда №480 төзелеш идарәсе механигы булып эшләгәндә чыга. Фадей Бачинскийның хезмәт стажы 47 ел.

Фадей Иосифович – ике оныгы һәм оныкчыгы өчен яраткан һәм хөрмәтле бабай. Барысы да Казанда яши. Хезмәттә ирешкән уңышлары өчен ул юбилей медальләре белән бүләкләнгән.

Аны туган көне белән котларга Лаеш районы башкарма комитетының эшләр идарәчесе Виктор Воробьев, социаль яклау бүлеге начальнигы Елена Сюнина, Александровка авыл җирлеге башлыгы Ирина Бандурова, район ветераннар советы рәисе Рашат Булатов килде. Алар аңа бүләкләр тапшырдылар һәм нык сәламәтлек белән иминлек теләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International