Россия Саклык банкы хезмәткәрләре Семрук тарихи авылында булдылар

2019 елның 18 марты, дүшәмбе

Лаеш шәһәренә Россия Саклык банкының “Татарстан банкы” бүлеге коллективы килде. Кунакларны район башлыгы Михаил Афанасьев сәламләде.

Саклык банкының Татарстан бүлеге хезмәткәрләре Г.Р.Державин исемендәге Лаеш ягы музеенда булдылар һәм «Зулейха открывает глаза» сериалы декорацияләрен – 1930 елларны символлаштыручы Семрук тарихи авылын карадылар. Кунакларга экскурсияне музей директоры Фәридә Мортазина үткәрде.

ТР Лаеш районы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International