Пенсия алды яшендәге граждан эшкә кабул иткәндә дискриминацияне булдырмау мәсьәләсе буенча белешмәлек

2019 елның 19 марты, сишәмбе

Россия Федерациясе Конституциясенә ярашлы төстә,  һәр граждан иминлек һәм гигиена таләпләргә туры килүче шартларда хезмәткә һәм хезмәте өчен бернинди дискриминациясез федераль закон белән билгеләнгән минималь түләүдән ким булмаган хезмәткә түләүгә хокукка, шулай ук эшсезлектән яклауга хокукка ия.

Дискриминация сүзе астында җенесенә, расасына, тән төсенә, милләтенә, теленә, килеп чыгышына, милек, гаилә, социаль һәм вазифаи халәтенә, яшенә, яшәү урынына, дингә мөнәсәбәтенә, ышануларына, иҗтимагый берләшмәләргә яки социаль төркемнәргә керү-кермәвенә бәйсез төстә, кешенең һәм гражданның хокукларын, ирекләрен һәм законлы кызыксынуларын бозу карала.

Дискриминацион булып карала алмый торган хәлләргә эш шартлары һәм үзенчәлекләре белән бәйле төстә гражданнар хокукларын чикләү, артык күрү, чыгарылмалар һәм аермалар керә.

Беркем дә хезмәт хокукларында һәм ирекләрендә чикләнә яки нинди дә булса өстенлекләр ала алмый, шул исәптән яшенә яки хезмәткәрнең эш сыйфатларына бәйле булмаган башка халәтләргә бәйсез төстә (РФ ХКның 3 маддәсе).

Шулай итеп, пенсия алды яшендәге гражданнарны эшкә кабул итү кагыйдәләре башка хезмәткәрләрне эшкә алу кагыйдәләреннән аерылырга тиеш түгел.

Эш бирүче вакантлы вазифага белдерү биргәндә эш эзләүченең яшенә таләпләрне күрсәтергә тиеш түгел.

Вакантлы вазифа биләүгә кандидатка билгеләнгән чикне узучы яшь турында таләпләр дискриминацион булып тора.

Эшкә кабул итү турында дискриминацион характердагы чикләүләр булган белдерү биргән өчен эш бирүче административ җаваплылыкка тартылырга мөмкин.

Эш бирүче аның билгеле бер яшькә җитүен яки тиздән җитәчәген сәбәп итеп гражданны эшкә кабул итүдән баш тартырга тиеш түгел.

Дискриминациягә юл куйганда эш бирүче түбәндәге җаваплылыкка тартылырга мөмкин: административ, гражданлык-хокукый, җинаять җаваплылыгына.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International