Район Советында “эшлекле дүшәмбе” үтте

2019 елның 19 марты, сишәмбе

18 мартта район Советының зур залында район башкарма комитеты җитәкчесе Михаил Фадеев рәислегендә “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсе булды.

Отчет чорда оператив хәл турында Россия ЭЭМның Лаеш районы бүлеге начальнигы урынбасары Айрат Галиев доклад ясады.

БТИ АҖнең Лаеш бүлеге эшчәнлегенең 2018 елдагы эшчәнлеге белән киңәшмәдә катнашучыларны оешма җитәкчесе Алексей Карсалов таныштырды.

Язгы су басуларга әзерлек турында РФ МЧСның ТР ГИМСы үзәгенең Лаеш инспекторлык участогының дәүләт инспекторы Александр Пыренков сөйләде.

Аннан соң Рождествено авыл җирлеге башлыгы Сергей Гуцу җирле хакимиятнең кече һәм урта бизнес субъектларын җәлеп итү буенча эше белән таныштырды. Мондый практика дәвам иттереләчәк, киләсе “эшлекле дүшәмбеләрдә” җирлек башлыклары территорияләрендә эшләүче бизнеслар турында сөйләячәкләр.

Киңәшмәнең икенче өлеше район авыл җирлекләре башлыклары белән үтте, аның барышында шул исәптән гражданнар мөрәҗәгатьләре дә карап тикшерелде.

ТР Лаеш районы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International